Бүген республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы ни хәлдә? 2024 ел тармак өчен ничек буды? 28 декабрьдә Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова, елга йомгак ясап, "Башкортостан" телерадиокомпаниясе сорауларына җавап бирде.
Аның әйтүенчә, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төп эшчәнлеге, калган еллардагы кебек үк, 2024 елда да төбәктә шәһәр мохитенең сыйфатын яхшыртуга, коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә, халыкның уңайлы һәм имин яшәвен тәэмин итүгә, ышанычлы һәм өзлексез хезмәт күрсәтүгә юнәлтелгән.
– Ел гади булмады, ләкин без республикада эшләгән барлык программаларда катнаштык. Мөмкин булган барлык программаларга гариза бирдек һәм барысы буенча да финанслау алдык, – дип сүз башлады Ирина Голованова.
Монда сүз республика дәрәҗәсендәге дә, федераль программалар турында да бара, шулай ук гомумдәүләт проектлары да күздә тотыла, дип аңлатты ул.
Министр сүзләренчә, быел коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, реконструкцияләү һәм ремонтлау эшләренә күп акча салынган.
– Иң мөһиме – барлык проектларны да тәмамладык. Реконстукция, ремонт, модернизация буенча барлык эшләрне дә төгәлләдек дияргә була. Һәр проект – ул җаваплылык, ул миллиардлар, аларны үзләштерергә генә түгел, дөрес кулланырга да кирәк. Без барлык проектларны да үз вакытында тәмамладык, – диде министр.
Сер түгел, торак-коммуналь тармагында проблемалар да җитәрлек. Чөнки, белүебезчә, советлар заманында салынган торбалар һәм башка корылмаларның барысы да бүген яңарту таләп итә. Шуңа тәү чиратта “иң авырткан төерләрне” чишәргә тырышабыз, дип сөйләде министр. Бу мәсьәләләрне муниципалитетлар белән бергә хәл итү юлларын эзлиләр. Кайчакта проблемаларны республика җитәкчелеге белән берлектә хәл итәргә туры килә, дип ассызыклады Ирина Александровна.
– Әйтик, былтыр Белоретта җылылык челтәре белән зур проблема булды. Узган кышта без берничә төн йокламадык. Республика Хөкүмәтенә һәм Радий Хәбировка мөрәҗәгать иттек. Нәтиҗәдә, бюджеттан челтәрләрне ремонтлауга акча бүленде, – диде министр һәм Белоретта бу кыш тыныч узар дигән ышанычын белдерде.
Шулай ук идарәче компанияләр мәсьәләсе дә телгә алынды. “Аларның төрлесе бар. Кайсыберләре йортта яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә тора, яхшы эшли” дип билгеләде министр. Әмма, кызганычка каршы, эшләренә салкын караганнары да бар. Шуңа йортларда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга, үзләре яшәгән мохитне яхшыртуга кушылырга тиеш".
Тулырак: https://omet-rb.com/articles/k-n-z-k/2024-12-28/irina-golovanova-el-gadi-bulmady-4070699