+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 гыйнвар , 17:35

Республикада буран, бозлавык көтелә

Башкортстанның ДАИ башлыгы Владимир Севастьянов юлда күңелсезлекләрне булдырмас өчен ерак сәфәрләрдән баш тартырга чакырды. Аның сүзләренчә, республикада кар яву дәвам итәчәк, юлларда буран, бозлавык көтелә.

Республикада буран, бозлавык көтелә
Республикада буран, бозлавык көтелә
"Юлда күңелсезлекләр булмасын өчен торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итәм. Юлда булсагыз, дистанцияне, тизлек режимын саклагыз, үзегез хәвефсезлек каешын эләктерегез һәм пассажирларыгызның да куллануын тикшереп торыгыз", - дип билгеләде республиканың баш автоинспекторы.

Шулай ук, Владимир Севастьянов укучыларның ата-аналарына киңәшләр бирде:

"Хөрмәтле ата-аналар, балаларның нинди дә булса чараларга чыгуын планлаштырганда һава торышына һәм юлларның үткәрү сәләтенә игътибар итегез, бу хакта без рәсми социаль челтәрләрдә хәбәр итәбез. Буранлы көннәрдә юлга чыкмагыз, һава торышының яхшыруын көтегез".

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: