+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
4 гыйнвар 2025, 10:26

Алкогольнең хәвефсез күләме юк!

Начар гадәт сәламәтлеккә зур зыян сала.

Алкогольнең хәвефсез күләме юк!Алкогольнең хәвефсез күләме юк!
Алкогольнең хәвефсез күләме юк!

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы Яңа елның беренче атнасын "Алкоголь куллануны профилактикалау атнасы" дип игълан итте. Бу чорда алкогольнең зыяны һәм аны куллануның нәтиҗәләре турында тагын бер кат искә төшерергә кирәк. Бу хакта тулырак Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Татьяна Старостина сөйләде.

- Татьяна Николаевна, алкоголь кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зарарлы?

- Алкогольнең зыянсыз дозасы юк. Ул организмга зыян китерә, билгеле булганча, 200дән артык авыру аны чиктән тыш куллану белән бәйле, ә алкогольнең төрле авырулар барлыкка килүгә керткән өлеше 5тән 75 процентка кадәр. Кыска вакыт аралыгында кешенең үзәк нерв системасы зыян күрә, интоксикация (махмыр) фонында акыл һәм физик эш сәләте кими. Вакыт узу белән бавырның кире кайтарылмас зарарланулары (цирроз, майлы гепатоз), гастрит, йөрәкнең ишемик авыруы, иммунитет кимү һәм хәтта онкологик авырулар да үсә. Күпчелек эчкечеләрнең шәхси һәм үз-үзләрен тотышы бозылу ачыклана. Аерым категория гражданнарга, мәсәлән, гипертоникаларга һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирле кешеләргә алкоголь катгый тыела.

- Яңа елны күпләр "чиста биттән" башларга тырыша. Бу елда начар гадәтләрдән баш тартырга карар кылган кешеләргә нинди киңәш бирергә мөмкин?

- Онытмагыз, никотин - бик нык бәйлелек тудыра торган химик матдә, һәм сезнең организмга аннан арынырга кирәк. Шуңа күрә сабыр булыгыз, сәламәт яшәү рәвешен башлау өчен сәбәп табыгыз, үз хоббиларыгызны искә төшерегез һәм алар белән шөгыльләнә башлагыз. Никотинсыз берничә атнадан соң психика белән никотин ачлыгы түгел, ә үз-үзеңне тоту үрнәкләре һәм психологик комплекслар җитәкчелек итә. Зарарлы гадәткә кире кайту уе туганда иң дөрес ысул - бер стакан чиста җылы су эчеп, 3-4 минут сагыз чәйнәү. Гомумән, исегездә тотыгыз: тәмәке тартуны ташлау кыен булса да, тулы күкрәгегез белән сулау һәм иртән тын кысылмау сезгә нинди рәхәтлек китерәчәк!

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас