+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 гыйнвар 2025, 21:15

Тармакны санлаштыру актив дәвам итә

Башкортстан Төзелеш министрлыгында төзелеш тармагын 2024 елда санлаштыру эшенә йомгаклар ясалды.

Тармакны санлаштыру актив дәвам итә
Тармакны санлаштыру актив дәвам итә

Ул Башкортстан да төзелеш тармагының санлы трансформациясен үстерү өчен истәлекле булды – республика шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең Дәүләт мәгълүмат системасы операторы Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тарафыннан югары бәяләнгән, төзелеш тармагының санлы трансформациясе үзәге функциясенә ия булды. Тармакны санлаштыру эше яңа елда да актив дәвам итәчәк.

- Системада 16 дәүләт һәм муниципаль хезмәт уңышлы күрсәтелә. Узган елда автоматлаштырылган режимда җир кишәрлегенең 9904 шәһәр төзелеше планы, төзелешкә 4880 рөхсәт һәм эксплуатациягә кертүгә 2424 рөхсәт бирелде, - дип билгеләде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас