+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 гыйнвар 2025, 06:55

Владимир Путин Раштуа белән котлады

Президент Владимир Путин Раштуаны узган елда очрашкан Русия гаиләләре белән каршы алды, алар арасында, аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, шулай ук волонтерлар да бар иде.

Владимир Путин Раштуа белән котладыВладимир Путин Раштуа белән котлады
Владимир Путин Раштуа белән котлады

Дәүләт башлыгы традицион рәвештә Раштуада гыйбадәтханәдә була. Бу юлы ул барлык христианнар өчен мөһим булган бу бәйрәмне Мәскәүдә Поклонная тавында бөек Георгий Победоносец храмында каршы алды.

Шуннан соң дәүләт башлыгы Христос Коткаручы храмына Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кириллны Раштуа белән котларга килде. Соңрак Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, Владимир Путин соравы буенча патриарх махсус хәрби операция зонасындагы хәрби хезмәткәрләр өчен тәреләр һәм иконаларны изгеләштергән.

Фото: "РИА-Новости"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас