+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 гыйнвар 2025, 15:10

Халыкка су бирделәр!

Учалыдагы коммуналь авария тулысынча төзекләндерелде.

Халыкка су бирделәр!
Халыкка су бирделәр!

Кичә Учалыда килеп чыккан коммуналь аварияләр тулысынча бетерелде, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Учалы районы хакимиятендә.

"7 гыйнварда Учалыда суүткәргечнең өченче җебендә өзелү аркасында салкын су белән тәэмин итү туктатылды. Өзелгән урынны ачыкланганнан соң ук „Учалыводоканал“ предприятиесе эшчеләре аны бетерү буенча ремонт эшләренә керештеләр. Су китерү урыннары һәм вакыты турында мәгълүмат оператив рәвештә район хакимияте сайтында бастырылды", - дип сөйләде Учалы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Алик Сәлахетдинов.

Ремонт бригадасы бүгенге 8 гыйнвар иртәсенә кадәр эшләде. Бүген, 8 гыйнварда, сәгать иртәнге 5кә Учалыда салкын су белән тәэмин итү тулысынча тергезелде.

Шулай ук, 7 гыйнварда, Учалыда тагын бер коммуналь авария теркәлгән. Башкортстан урамындагы җылылык челтәрләре системасында өзеклек килеп чыкты. Берничә күпфатирлы йорт кайнар сусыз һәм җылысыз калды.

«8 гыйнвар иртәсенә Учалыда авария-тернәкләндерү эшләре тәмамланды", — дип белдерде Алик Сәлахетдинов.

Шул ук вакытта, бик нык тузу һәм еш өзеклекләр аркасында, Учалыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча суүткәргеч төзү планлаштырылган. Тиешле конкурс процедуралары үткәрелгән һәм подряд оешмасы билгеләнгән. Агымдагы ел дәвамында Хөкүмәткә премьер-министр урынбасары Рөстәм Газизов тарафыннан контрольдә тотарга кушылган барлык эшләр дә башкарылачак.

Моннан тыш, 2026 елда ук Учалыда 1,3 чакрымга сузылган суүткәргечне капиталь ремонтлау планлаштырыла, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Фото:пресс-служба минжкх РБ

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас