+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 гыйнвар 2025, 11:55

Владимир Путин кайгы уртаклашты

Кытайдагы җир тетрәүгә бәйле, илебез Президенты Владимир Путин Си Цзиньпинның һәм ил халкының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Владимир Путин кайгы уртаклашты
Владимир Путин кайгы уртаклашты
Русия Президенты Владимир Путин Кытай лидеры Си Цзиньпинга, Тибетта җир тетрәү вакытында кешеләр һәлак булу сәбәпле, кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта кичә Кремль сайтында хәбәр ителде.

“Хөрмәтле Председатель әфәнде! Кытайның Тибет автоном районындагы җир тетрәүнең фаҗигале нәтиҗәләре белән бәйле рәвештә иң ихлас кайгы уртаклашуларны кабул итегез", — дип белдерде Русия лидеры.

Ул, шулай ук, табигый бәла-каза аркасында туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын русиялеләрнең дә уртаклашуын хәбәр итте. Моннан тыш, Владимир Путин һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргәннәрнең тиз арада савыгуына өмет белдерде.

Җир тетрәү Кытайда Непал һәм Бангладеш чигеннән ерак түгел урында да булган. Җир тетрәү Тибет автоном районында теркәлгән. Аның үзәге 80 мең кеше яшәүче Шигадзе шәһәреннән көньяк-көнбатышка 10 чакрымда булган.

Соңрак Дингри округындагы бәла-каза нәтиҗәсендә 1 меңнән артык йорт җимерелүе билгеле булды. Барлыгы 95 кеше һәлак булган, бик күпләр зыян күргән.

Фото: iz.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас