+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар 2025, 10:05

Без төзибез, киләчәк өчен эшлибез!

2024 ел нинди мөһим вакыйгалар белән билгеләнде? Республика җитәкчесе Радий Хәбиров 2024 елның иң мөһим ике вакыйгасы дип “Русия — спорт державасы” форумын һәм Уфа шәһәренең 450 еллык юбилеен атады. Бу хакта төбәк җитәкчесе БСТ каналындагы “Хатын-кыз бәхете территориясе” тапшыруының туры эфирында белдерде.

Без төзибез, киләчәк өчен эшлибез!
Без төзибез, киләчәк өчен эшлибез!
— “Русия – спорт державасы” форумына бик озак әзерләндек. Президент Владимир Путин эш сәфәре белән килде һәм без аңа республиканың Русия спорт флагманнарының берсе булуын күрсәттек. Президент килгәндә бик күп мәсьәләләр турында фикер алышырга һәм проектларга ярдәм итүне сорарга мөмкинлек була. Фикер алышу барышында Теннис академиясен һәм Бокс прогрессы үзәген, Ябык җиңел атлетика манежын төзүдә ярдәм сорадык. Алар – бик җитди, зур объектлар, хәтта Көрәш сараеннан да кыйммәтрәк. Президент тиешле йөкләмәләр бирде һәм хәзер Хөкүмәт белән эшлибез.
Әлбәттә, икенчесе – Уфа шәһәренең 450 еллыгы. Бу — зур эшчәнлекнең финалы, башкалабыз Уфаны тәртипкә китердек. Күп уңайлыклар булдырылды, – диде республика Башлыгы.
17-19 октябрьдә үткән “Русия – спорт державасы” XII Халыкара форумыннан Русия төбәкләреннән һәм дөньяның 50 иленнән килгән 5 меңнән артык катнашучы Уфадан кызыклы чаралар, әзерлекнең югары дәрәҗәсе, Башкортстан кунакчыллыгы турында яхшы тәэссоратлар белән кайтып китте. Ярышлар, эшлекле сессияләр, мәдәни программа, масштаблы тармак күргәзмәсе – форумда 40тан артык чара узды. Дәүләт башлыгы Владимир Путин үткәргән Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышы үзәк вакыйга булды.
Форум кысаларында Уфада Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексы ачылды. Эшлекле өлеш яңа Көрәш сараенда узды, ул иң югары дәрәҗәдәге ярышларны кабул итә ала.
– “Русия – спорт державасы” форумы – тәҗрибә алмашу, киләчәккә бурычлар формалаштыру, билгеле спортчылар белән аралашу мәйданчыгы ул. Болар барысы да кешеләрдә спорт белән шөгыльләнергә кызыксыну уята, – диде Радий Хәбиров. – Мин Президентыбызга, Хөкүмәткә төбәккә ярдәм иткәне, башлангычларны хуплаганы өчен рәхмәтлемен. Бу чараны без бик сыйфатлы, ихлас күңелдән үткәрдек, дип саныйм.

Уфаның 450 еллыгы белән республика халкын Русия Президенты Владимир Путин котлады. “Шундый искитмәле юбилей – шәһәрнең бай тарихына мөрәҗәгать итү, Уфаны хәрби батырлыклар һәм хезмәт, фәнни, иҗади казанышлар һәм спорт триумфлары белән таныткан күренекле якташларыгызның исемнәрен искә төшерү өчен менә дигән сәбәп.

Шунысы мөһим: үз йөзен саклаган шәһәрнең карашы киләчәккә төбәлгән. Аның икътисады һәм социаль өлкәсе динамикалы үсә, заманча югары технологияле производстволар ачыла, яңа мәктәпләр, театрлар, мәдәният сарайлары, стадионнар төзелә. Һәм, әлбәттә, Уфада масштаблы Халыкара форумнар, абруйлы спорт турнирлары уздыру өчен барлык шартлар да булдырылган. Бу уңышлар — төрле милләт, дин һәм мәдәният кешеләре арасында хөрмәт һәм үзара аңлашу традицияләре, уфалыларның башлангычы һәм хезмәт сөючәнлеге, аларның үз алларына югары максатлар куя һәм нәтиҗәгә ирешә алуы нәтиҗәсе”, – диелде Президент котлавында.

Уфа юбилее уңаеннан 31 августта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәртәбәле кунаклар белән бергә Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә Дан гирляндасы һәм чәчәкләр салды.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары Беларусь Премьер-министры Роман Головченко, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Казахстан, Үзбәкстан, Кытай вәкилләре һәм башкалар булды.

Агыйдел елгасы яры буенда “Уфа – хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы янында, киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итеп, “Вакыт капсуласы”н салу тантанасы үтте.

Юбилей уңаеннан халыкка иң зур бүләкләрнең берсе – антик стильдә төзелгән Көрәш сараен ачу булды.

“Уфа-Арена” мәйданчыгында Башкортстан башкаласы Уфага нигез салынуның 450 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, Уфа көннән-көн үсә, яңара, матурлана.

– Президентыбыз Владимир Путинга рәхмәтлебез, ул безне хуплады һәм Уфаның 450 еллыгын федераль масштабтагы вакыйга буларак раслады. Һәм барыбыз да Уфа бөек Русиянең иң матур шәһәре булсын өчен эшлибез, – диде республика җитәкчесе. – Уфалыларга рәхмәт белдерәсем килә. Зирәк, талантлы, көчле, ышанычлы булуыгыз өчен рәхмәт. Нәкъ менә уфалылар республикабызның үсешен һәм иҗтимагый халәтен билгели. Бәйрәм белән, кадерле Уфа!
“Торатау” Конгресс-холлында Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының гомум җыелышы булды.

Уфаның юбилее уңаеннан “Айда Фест” һәм “Евразия йөрәге” фестивальләре узды, алар рекордлы санда тамашачыларны җыйды. Башкортстан Башлыгы указлары нигезендә бәйрәмдә чыгыш ясаган Олег Газманов – Халыклар дуслыгы орденына, Полина Гагарина “Башкортстанның халык артисты” исеменә лаек булдылар. Артистлар үз гонорарының бер өлешен СВО сугышчыларына һәм Курск халкына ярдәмгә җибәрде.

Дәүләт академия урыс драма театры каршындагы мәйданда “Уфа һәрвакытта да” шәһәр фестивале кысаларында “Уфа: эпоха доблести и славы” дигән театрлаштырылган зур тамаша узды. “Уфа яңгырый!” дип аталган Бөтенрусия тынлы оркестрлар фестивале үтте. Башкала халкына һәм кунакларына бай мәдәни программа тәкъдим ителде.

Русия Президенты Владимир Путин 19 декабрьдә үткән “туры линия”не икътисадтагы хәлне анализлаудан башлады. Дәүләт башлыгы бу өлкәне тормышның нигезе дип атады, аның һәр русияле һәм бөтен ил өчен әһәмиятен ассызыклады. Икътисад соңгы елларда тотрыклы үсешә. Бу төбәкләрнең уңышларыннан һәм казанышларыннан тора, алар арасында тотрыклы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән Башкортстан алдынгы урыннарның берсен били.

24-26 майда Башкортстанда “Урал аръягы-2024” VI Бөтенрусия инвестиция сабантуе узды. Форум эшенең өч көне эчендә гомум инвестицияләр күләме 103 миллиард сумнан артык булган 50 килешү төзелде. Инде традицион булган Бөтенрусия инвестицион сабантуе 3,5 мең катнашучыны җыйды, өстәвенә, Русия төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрнең 22 дәүләтеннән дә.

Июнь башында XXVII Петербург халыкара икътисади форумында Русия төбәкләрендә инвестицион климат торышының рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде, ул ел саен эшкуарларны сораштыру нигезендә Стратегик башлангычлар агентлыгы (АСИ) тарафыннан формалаштырыла. Башкортстан бу рейтингта, үз күрсәткечен тагын да яхшыртып, 3нче урынны алды. Исегезгә төшерәбез: республика 2015 елдан бирле әлеге рейтингта катнаша һәм дүртенче ел рәттән Русиянең иң яхшы төбәкләре бишлегенә керә.

26-27 ноябрьдә Уфада Русия һәм Казахстан арасында XX Төбәкара хезмәттәшлек форумы узды. Ике дистә ел эчендә ул ике ил арасындагы традицион һәм абруйлы хезмәттәшлек мәйданчыгы статусын алды. Башкортстан башкаласына юбилей форумына 3 меңнән артык кеше – Русиянең 30 һәм Казахстанның 13 төбәгеннән делегация, хакимият, эшлекле даирәләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре килде. Бер ел элек Башкортстан Русия һәм Белоруссия төбәкләренең X Форумын уңышлы уздырган иде.

5 декабрьдә Уфада VI Ялта халыкара икътисади форумы узды. Бу илнең Петербург икътисади форумы, Владивосток һәм Сочидагы икътисади форумнар белән бер рәткә куярга мөмкин булган иң абруйлы икътисади мәйданчыкларының берсе. Уфада бу форумны уздыру – Башкортстан һәм Кырымның аерым дустанә мөнәсәбәтләре билгесе.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткән елның ничек истә калганлыгы турында сөйләде.

– 2024 елда бик күп вакыйгалар, гамәлләр, сынаулар булды. Ел узып китте, без аңа рәхмәт әйтергә тиеш, бу – безнең ил, республикабыз тормышының бер өлеше, — диде төбәк Башлыгы. — Ел буе яугирләр өчен борчылдык – дистәләрчә мең якташыбыз алгы сызыкта, шуңа күрә, әлбәттә, бу – иң мөһиме. Шул ук вакытта без төшенкелеккә бирелмәдек – эшләдек. Без төзедек, яңаны булдырдык. 2024 елда республика күп күрсәткечләр буенча алга китте. Әлбәттә, проблемалар да булды, әмма, тулаем алганда, без баш имәдек һәм ышанычлы рәвештә алга атладык.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас