+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Января 2025, 14:38

Колледж капиталь ремонтланачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренко районына сәфәр кысаларында Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжында булды. Уку йорты 1931 елдан аграр тармак өчен квалификацияле эшчеләр һәм урта звено белгечләрен әзерли.

Колледж капиталь ремонтланачакКолледж капиталь ремонтланачак
Колледж капиталь ремонтланачак

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжында булды. Уку йорты 1931 елдан аграр тармак өчен квалификацияле эшчеләр һәм урта звено белгечләрен әзерли.

2024/25 уку елында колледжда 441 студент укый. Монда тракторчы-машинистлар, авыл хуҗалыгы җитештерүе мастерлары, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын ремонтлау буенча механиклар, электромонтажчылар, пешекче-кондитерлар әзерлиләр, шулай ук «Икътисад һәм бухгалтер исәбе», «Ветеринария», «Җир корылышы» белгечлекләре буенча укыталар. 2024 елның декабрендә колледжга Советлар Союзы Герое Василий Ильич Утин исеме бирелә. Ул Кушнаренко районында туган.

Уку йорты директоры Булат Төхфәтуллин хәзерге уку корпусы бинасына 50 елдан артык булуын һәм аңа капиталь ремонт кирәклеген әйтте. 2024 елда биредә түбәдә агымдагы эшләр башкарылган, шулай ук тулай торактагы электр үткәргечләрен алыштырганнар.

Башкортстан Башлыгы уку кабинетларын, кирәкле техника белән җиһазландырылган остаханәләрне, 220 урынлык актлар залын, спорт залын һәм музейны карап чыкты, шулай ук укытучылар һәм һөнәргә өйрәтү осталары белән аралашты.

- Республика колледжларына җитди игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. - Беренче чиратта, кичектергесез ремонт таләп ителгәннәрен тәртипкә китерәчәкбез. Сезнең монда барысы да начар түгел әле, әмма ярдәм, әлбәттә, шулай ук кирәк. 2026 елда түбәгә капиталь ремонт ясаячакбыз.

Төбәк җитәкчесе республика Мәгариф һәм фән министрлыгына Кушнаренко авыл хуҗалыгы колледжына капремонт төрләре һәм сроклары буенча тәкъдимнәр кертергә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас