Аны 2020 елда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндергәннәр.
Район хакимияте башлыгы Марат Латыйпов иҗтимагый киңлекне төзекләндерү концепциясе мәйданның үзен, шулай ук скверны һәм Октябрь урамындагы мәдәни-спорт комплексы каршындагы территорияне бердәм стильдә яңартуны исәпкә алып эшләгән, дип сөйләде.
Төбәк җитәкчесе яңартылган иҗтимагый киңлекне карап чыкты һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде.
Кушнаренкода Башкортстан Башлыгы шулай ук XIX гасыр башында төзелгән тарихи бина – Топорниннар утарын карап чыкты. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң биредә балалар приюты, җиләк-җимеш-яшелчә техникумы, ә Бөек Ватан сугышы елларында Коминтернның разведка мәктәбе урнашкан була.
1994 елда бинада янгын чыккан, шуннан соң архитектура һәйкәле тергезелүгә мохтаҗ. Топорниннар утары язмышы турындагы мәсьәләне 2022 елда туры линиядә Кушнаренко тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хәмитова күтәрде. Башкортстан Башлыгы искәрткәнчә, йортны реконструкцияләү проекты "Уңайлы шәһәр мохите"н булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында катнашкан, әмма җиңүчеләр рәтенә кермәгән.
Эш сәфәре вакытында Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчелеге белән бинаны тергезү өчен финанслар җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Төбәк җитәкчесе утарның тарихи йөзен саклау һәм биредә туристларны җәлеп итү ноктасын булдыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Бер генә карар бар - реставрацияләячәкбез. Сроклар буенча төгәл әйтә алмыйм, әмма бу якын киләчәктә булачак, – дип билгеләде Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәдә.
Фото: glavarb.ru