-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар , 18:35

Иң яхшы проектлар сайлап алыначак

Бүгеннән 31 гыйнварга кадәр Башкортстан Башлыгы Грантлары фонды коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында җиңәчәк проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен бәяли.

Иң яхшы проектлар сайлап алыначак
Иң яхшы проектлар сайлап алыначак


Бәяләү конкурслар әзерләү һәм уздыру белән бәйле эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм камилләштерү, шулай ук коммерцияле булмаган оешмаларда аларның проектларын уңышлы гамәлгә ашыруга өстәмә стимул булдыру максатында үткәрелә.

Быел бәяләү өчен 2022 елдан бирле хупланган һәм хисаплары соңгы календарь елда расланган 231 проектның нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

«Фонд тарафыннан хупланган проектларның нәтиҗәләрен бәяләү безнең эшнең үтәкүренмәлелегенең мөһим аспекты булып тора, чөнки теләгән һәркем проектларда куелган максатларга ни дәрәҗәдә ирешелүе, грант акчаларының нәрсәгә сарыф ителүе белән таныша ала», – дип шәрехләде Фондның генеральный директоры беренче урынбасары Александр Онищенко.

Бу хакта тулырак грантыглавы102.рф сайтында танышырга була, дип яза чараны оештыручылар.

Фото: грантыглавы102.рф

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: