Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле 278 бала килде, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән.
Театр фойесында кунаклар өчен осталык дәресләре, тренинглар, Кыш бабай һәм Карсылу белән тамашалар оештырылды, шулай ук бүләкләр һәм истәлекле сувенирлар бүләк ителде. Моннан тыш, кечкенә тамашачылар "Щелкунчик" балетын карады.
Күңелле сюрпризлар да күп булды. Радий Хәбиров Уфа районыннан 12 яшьлек Таир Манцуровны туган көне белән шәхсән үзе котлады һәм малайга бүләк тапшырды.
Спектакль башланыр алдыннан балаларны «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова да сәламләде.
Фото: glavarb.ru