-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар , 14:05

"Сез - көчле балалар!"

Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген Уфаданың Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында алтынчы мәртәбә традицион «Аксаков чыршысы» хәйрия чарасы узды.

"Сез - көчле балалар!"
"Сез - көчле балалар!"

Анда Уфа, Архангель, Авыргазы, Благовар, Бөре, Стәрлетамак районнарыннан 300гә якын сәламәтлеге чикле һәм СВОда катнашучыларның балалары чакырылган иде. Әлеге чара «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова патронажында уздырыла.

Беренче тапкыр "Аксаков чыршысы" 2019 елда хәйриячеләр акчасына узды, арытаба төбәк җитәкчесе шундый ук бәйрәмнәрне республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уздырырга кушты.

Балаларны урамда ук әкият геройлары персонажлары каршы алды. Аниматорлар һәм волонтерлар кунакларга «тылсымлы таякчыклар» һәм мандариннар таратты.

Икенче катта Яңа ел чыршысы янында Кыш бабай һәм Карсылу белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Театр артистлары балалар өчен «Щелкунчик» балетын әзерләде.

Спектакль алдыннан тамашачыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Каринэ Хәбирова сәламләделәр.

"Мин барыгызны да Яңа ел белән котлыйм һәм сезгә ныклы сәламәтлек телим. Сез - чыннан да иң матур, иң акыллы, иң талантлы һәм, иң мөһиме – иң көчле балалар.

Яңа елга, без барыбыз да ниндидер теләкләр әйтәбез. Мин беләм, сезнең күбегез авырмаска, сәламәтләнергә, нык булырга, яхшы укырга теләк белдерә. Һәм без, әлбәттә, бу теләкләргә кушылабыз. Без сезгә чын күңелдән тормышыгызда уңышлар телибез.

Мин бүген әниләрегезгә аерым рәхмәт һәм тирән ихтирам сүзләре әйтәсем килә. Чөнки сезнең әниләрегез - иң игелекле, иң көчле, иң акыллы, алар сезгә бик ярдәм итә.

Мин беләм, бүген залда әтиләре махсус хәрби операциядә булганнар да бик күп. Зинһар, әтиегезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерегез. Алар сезнең белән безне яклый. Һәм без сезнең әтиләрегезнең исән-имин кайтуын көтәбез. Без үз ягыбыздан сезгә ярдәм итәр өчен, тормышыгызны бераз яхшырак, бераз уңайлырак һәм тынычрак итәр өчен барысын да эшләячәкбез.

Яңа ел белән, сәламәт һәм барыгыз да бәхетле булыгыз", - диде Радий Хәбиров.

«Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова шулай ук «Аксаков чыршысы» кунакларын котлады.

"Бүген без иң тылсымлы тамашаны караячакбыз. Ул безгә, әгәр дөньяга яхшылык һәм мәхәббәт призмасы аша карасак, барысы да барып чыгачагын әйтә", - диде Каринэ Хәбирова.

Арытаба балалар республика Башлыгы кулыннан истәлекле бүләкләр алды.

Автор фотосы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: