Уфада Рихард Зорге урамындагы 30/2 йорт яныннан үтеп барганда, түбәдән бер хатынның өстенә кар ишелеп төшкән.
Бу күңелсез хәл 3 гыйнварда булган, әмма аның турында бүген генә, Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсе барышында гына билгеле булды.
Торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, урынга ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгән. Табиблар караганнан соң, зыян күрүче дәваханәгә ятудан баш тарткан.
Кышны үзгәрүчән һава торышы булган көннәрдә күпкатлы йортлар янында аеруча сак булырга, түбәгә кар өелгән урыннарны урап үтәргә кирәк.
Фото:архив ИА «Башинформ»