Быел кыш безнең республикада гына түгел, тулаем Русия буенча да гадәттән тыш җылы. Ел башыннан ил территориясенең күпчелек өлешендә җылыну күзәтелә, температура климат нормасыннан 4-9° градуска, ә аерым урыннарда 12° градуска кадәр җылырак.
Русия Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, без быел кырыс кышны көтеп алалмаячакбыз. Салкынның аерым дулкыннары гына булачак, алар яңадан чагыштырмача җылы һәм тыныч көннәр белән алмашыначак.
Шулай ук, башлангыч фараз буенча, яз күпкә иртәрәк киләчәк һәм гадәттәгедән күпкә җылырак булачак.
Автор фотосы.