+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 гыйнвар 2025, 14:48

«Җиңү» Русия оештыру комитетының 47нче утырышы узды

15 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин рәислегендә видеоконференция режимында «Җиңү» Русия оештыру комитетының 47нче утырышы узды.

«Җиңү» Русия оештыру комитетының 47нче утырышы узды«Җиңү» Русия оештыру комитетының 47нче утырышы узды
«Җиңү» Русия оештыру комитетының 47нче утырышы узды

Көн тәртибенең төп темасы - "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында".

Моннан тыш, утырышта Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү, Русия Федерациясенең «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемен бирү, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итүнең дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклау мәсьәләләре каралачак.

"Җиңү" комитеты составына Президент Хакимияте, Хөкүмәт, Федерация Советы, Дәүләт думасы, федераль башкарма хакимият органнары, шулай ук кайбер иҗтимагый оешмалар вәкилләре керә.

Фото: риа.ру

Автор:Денис Таваев
Читайте нас