Халык сынамышларына күз салсак, 18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп булса, димәк, тиздән көчле суыклар башланыр, дигән борынгылар.
"Башгидрометүзәк" синоптиклары фаразлары буенча, шимбә көнне урыны белән бераз кар явачак, көндез бозлавык булачак. Җил көньяктан талгын исәчәк. Төнлә -12, -17 градус, аязытканда -18, -23 градуска кадәр суытачак, көндез -7, -12 градус.
19 гыйнварда бераз кар явуы көтелә, урыны белән бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан талгын исәчәк. Төнлә -6, -11 градус, аязытканда -16 градус, көндез -1, -6 градус.
20 гыйнварда вакыт-вакыт кар явачак, юлның аерым участокларында кар сырынтылары ятуы, бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын. Төнлә -4, -9 градус, көндез -1,-6 градус.
Автор фотосы.