Башкортстанда махсус саклана торган табигый территорияләрдә кыргый хайваннарны кышлату өчен тиешле шартлар булдырылган. Биотехник чаралар җәй көне үк башланган. Гомумән алганда, махсус сакланучы табигать территорияләрендә 195 тукландыру мәйданчыгы һәм 250 тозлык оештырылган. Урманда яшәүче җәнлекләр бу “ашханәләргә” бик теләп йөри.
— Ел саен безнең белгечләр кыргый хайваннар өчен җимлекләр ясый, алар өчен себеркеләр әзерли һәм җиләкләр җыя. Бу кырыс климат шартларында аларны саклап калу өчен мөһим. Салкыннар һәм кар күп яуган вакытта поши, кабан, кыр кәҗәсе, куяннар өчен азык табу шактый кыен. Хайваннарга авыр вакытларны җиңелрәк кичерү өчен барлык табигать паркларында һәм дәүләт тыюлыкларында биотехник чаралар үткәрелә – җимлекләргә һәм тукландыру мәйданчыкларына бөртекле катнашазык, татлы тамыр, печән, ботак-яфраклар, төрле җиләкләр салалар, — дип билгеләп үтте табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
«Аслыкүл», «Кандракүл», «Ирәмәл», «Җилем», «Морадым тарлавыгы» табигать паркларында яшәүче кыргый хайваннарга ярдәм итү өчен Республиканың махсус сакланучы табигать территорияләре һәм тыюлыклары дирекциясе хезмәткәрләре 327 тонна тирәсе фураж һәм минераль ризыклар әзерләгән, шул исәптән 130 тоннадан артык печән, 28 тонна тирәсе татлы тамыр.
Кыргый хайваннарны тукландыру махсус сакланучы табигать территорияләрендә поши, кабан, кыр кәҗәсе, куян һәм башка кыргый җәнлекләрнең санын саклап калырга мөмкинлек бирә.
Фото: ecology.bashkortostan.ru