+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар 2025, 16:25

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына — 80 мең сум!

Башкортстанда “Путин түләүләрен" 6 меңнән артык ветеран алачак.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына — 80 мең сум!
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына — 80 мең сум!
Башкортстанда Җиңү юбилеена “Путин түләүләрен" алты меңнән артык ветеран алачак. Бу хакта төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Ветераннарга бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләкләү агымдагы елның апрель–май айларында түләнәчәк, дип билгеләп үтелә.

Шулай ук, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан аларны юбилей медале белән бүләкләячәкләр. Медальдә Җиңү байрагын Рейхстаг бинасына урнаштыручы солдат сурәтләнгән.

"Башкортстанда әлеге вакытта 120 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм инвалиды, Бөек Ватан сугышы чорында балигъ булмаган 44 концлагерь тоткыны һәм алты меңнән артык тыл хезмәтчәне яши. Алар - үзләренең батырлыгы, кыюлыгы, Ватанга тугрылыгы белән безнең бүгенге сугышчыларны илһамландыручы кешеләр. Ветераннар, дәүләт башлыгы ассызыклаганча, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәмендә төп катнашучылар булачак», — дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Русия Президенты Владимир Путин 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына яки аларның тол хатыннарына Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы указга кул куйган иде. Юбилей 80 мең сумын Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннар, шулай ук, тол хатыннар һәм Бөек Ватан сугышында, Финляндия, Япония белән сугышларда һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары алачак.

Шул ук сумманы ул вакытта балигъ булмаган концлагерь, гетто һәм башка шундый урыннар тоткыннарына түләячәкләр.

Фото: bashinform.ru

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас