+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 гыйнвар 2025, 05:20

Чын салкыннар килә!

Синоптиклар республикада һава торышының кискен үзгәрәчәген хәбәр итә.

Чын салкыннар килә!Чын салкыннар килә!
Чын салкыннар килә!
Алдагы өч көндә Башкортстанда көчле салкыннар көтелә.

“Башгидрометүзәк” мәгълүматларына караганда, бүген, 20 гыйнварда, җепшек кар явуы, урыны белән уртача явым-төшем, юлларда көртләр, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача исәчәк. Көндез һава температурасы 0, -5 градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 21 гыйнварда, төнлә көчле кар көтелә, көндез бераз гына явачак. Юлларда көртләр барлыкка киләчәк, бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә һәм көндез -7, -12 градус, көн дәвамында һава температурасы -17,-22 градуска кадәр төшәчәк.

Чәршәмбе, 22 гыйнварда, төнлә урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшемсез. Җил төньяктан уртача, төнлә урыны белән көчәюе көтелә. Төнлә һава температурасы -18, -23 градус, аязытканда 28 градуска кадәр суыта, көндез -15, -20 градус торачак.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас