+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар 2025, 18:05

Олыкүл авылында бер фикердә тора белүче халык яши

Моны алар 2025 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы”на кагылышлы мәсьәлә буенча узган йомгаклау җыелышында исбатладылар.

Олыкүл авылында бер фикердә тора белүче халык яши
Олыкүл авылында бер фикердә тора белүче халык яши
Карлыман авыл биләмәсе Урындагы башлангычларга ярдәм программасында елның-елы уңышлы катнашып килә. Аның ярдәме белән әле бер, әле икенче авылда төрле көнүзәк проблемалар хәл ителә. Быел исә бу Программада Олыкүл авылы халкы катнашып, мөселман зиратын коймаларга ниятли. Бу мәсьәлә алдан сөйләшү, шулай ук анкета сорауларына җавап бирү барышында ачыкланды. Йомгаклау җыелышында да халык шул ук проблеманы хәл итү турында килеште һәм бертавыштан кул күтәреп тавыш бирде.
Җыелучылар алдында Карлыман авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов, Кырмыскалы районы хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары, финанс идарәсе начальнигы Илфат Хәмитов, торак милекчеләре ширкате рәисе Раил Фатыйхов, “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Ширгазин чыгыш ясап, әлеге Программма да катнашу тәртибе, аның шартлары турында сөйләделәр һәм анда җиңү өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеген аңлаттылар.
Илфат Җәүдәт улы билгеләвенчә, Кырмыскалы районының барлык авыл биләмәләре дә “Урындагы башлангычларга ярдәм программасы”нда елның елы уңышлы катнашып килә һәм шуның ярдәмендә үзләренең байтак проблемаларын хәл итә. Ә анда җиңү өчен, тәү чиратта, халыкның бердәмлеге һәм активлыгы кирәк. Чөнки аларга акчалата да, кул көче яки техника белән дә ярдәм итәргә туры киләчәк. Олыкүллеләрнең моңа әзер булуы мәдәният йортының зур тамаша залын тутырып килүләре һәм бердәм булып тавыш бирүләреннән дә күренеп торды.
Әлегә кадәр авыл янындагы ике зиратны үз көчләре белән коймалаганнар, ә монысы өчен 1 миллион 600 мең сум акча таләп ителә. Әлбәттә, авыл зур булса да, үзләре генә башкарып чыгарлык эш түгел, шуңа алар әлеге Программада җиңүгә исәп тота һәм зур өметләр баглый. Азат Марат улы билгеләвенчә, урындагы эшкуалар да әлеге изге эшкә үз өлешләрен кертергә әзер – 200 мең сум күләмендә акча бирәчәкләренә гарантия хатлары да бар. Авыл халкы белән гомум сумманың 12 процентын җыярга карар иттеләр, ә авыл Советы өлеше 16 процент тәшкил итәчәк.
Программаны тормышка ашыру өчен алты кешедән торган инициатива төркеме сайланды. Алар барысы да авылда яшәгән, халык ышанычындагы, хөрмәтле, абруйлы кешеләр. Җиңеп чыккан очрактан, алар халыктан акча җыю белән шөгыльләнәчәк, ә әлегә алдагы айларда Программа чикләрендә оештырылачак һәм үткәреләчәк чаралар буенча фикер алышалар.
Җыелышның ахырында “Нургали” мәчете имам-хатыйбы Әлфәрит хәзрәт Коръән сурәләрен укыды, соңыннан халыкның бу изге башлангычы тормышка ашсын, ә иң мөһиме –махсу хәрби операция тизрәк тәмамланып, якташ-яугирләр исән-имин һәм җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, илебездә, дөньяда тынычлык урнашсын, дип бергәләшеп дога кылдылар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт программасы да авыл биләмәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, татулыгын һәм бердәмлеген чагылдырды. Шулай булач, әлеге проектлары белән дә җиңеп чыгарлар, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас