Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы 2030 елга кадәр дәвам итәчәк.
- Монда территорияләрне комплекслы үстерү механизмын актив кулланачакбыз. Мәсәлән, Уфада мондый кишәрлекләрне үзләштерү 2 миллион 250 мең квадрат метр потенциалы булган 290 гектарга якын мәйданны тәшкил итә. Ким дигәндә 12 территориягә карата килешүләр төзүне планлаштырабыз, – дип ассызыклады Премьер-министр.
Башкортстан Республикасы төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов 2024 елда төзелеш комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
- 2024 елда чираттагы тарихи максимумга ирешелде - 3 миллион 348 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу алдагы елга караганда бер процентка югарырак. Безнең республика өчен билгеләнгән максатлы күрсәткеч белән чагыштырганда, без торакны файдалануга тапшыруны 13,5 процентка арттырып үтәдек. Русия Федерациясе төбәкләре арасында торак тапшыру буенча республика 7нче урында, Идел буе федераль округында без рейтингта икенче урында торабыз, - дип билгеләп үтте Артем Ковшов.
Гомум җыелышта, шулай ук, Күзәтчелек советы составы расланды, идарәнең яңа әгъзалары сайланды, еллык хисап расланды һәм 2025 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.
Фото: pravitelstvorb.ru