+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 гыйнвар 2025, 03:45

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар Башкортстанда алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте.

Ялларда көннәр нинди булачак?Ялларда көннәр нинди булачак?
Ялларда көннәр нинди булачак?
"Башгидромет"мәгълүматларына караганда, бүген кар һәм яңгыр, урыны белән бозлавык, томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Көндез +2, -3 градус.

Шимбә көнне, 1 февральдә, урыны белән кар һәм юеш кар явуы, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Төнлә температура төнлә 0, -5 градус, көндез +2, -3.

Якшәмбе, 2 февральдә, һава торышы үзгәрмәячәк. Шулай ук, урыны белән кар һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем, бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача. Төнлә температура 0, -5 градус, көндез +2, -3.

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас