-7 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 февраль 2025, 15:40

Быелгы җәй эсселеге белән шаккатырмакчы!

“Гидрометүзәк”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд борчулы фаразларын җиткерде.

Быелгы җәй эсселеге белән шаккатырмакчы!
Быелгы җәй эсселеге белән шаккатырмакчы!
Белгечләрнең башлангыч фаразлары буенча, 2025 ел планетада иң эссе бишлеккә яисә өчлеккә керәчәк, ләкин рекорд куймаячак. Әмма бу фаразлар аныкланачак әле, дип хәбәр итә Русия “Гидрометүзәге”нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

"Берничә фараз шундый иде: быелгы ел иң эссе өчлеккә-бишлеккә керәчәк. Хәтта ул икенче урында булачак, дигән фараз да бар. Тик бу әлегә миңа инфляция фаразын хәтерләтә торган исәпләүләр генә. Моңа әлегә бик җитди карарга кирәкми. Бу фаразлар ел уртасында ачыкланачак", — дип белдерә Вильфанд.

Океан агымнарының фазалары алмашынуының үзенчәлеге шунда: Ла Нинья вакытында атмосферадан җылы океанга китә, ә Эль-Ниньо вакытында агым океаннан атмосферага үтә һәм Тын океанның экваториаль өлешендә су өслегендә аномаль температура күтәрелүгә китерә.

Соңгы тапкыр Эль-Ниньо күренеше 2023 елның маеннан 2024 елның апреленә кадәр дәвам итте, шуннан соң нейтраль фазага күчте, әмма аның нәтиҗәләре глобаль температураларга йогынты ясавын дәвам итте — 2024 ел Җирдә, 2023 ел рекордын да узып, иң эссесе булды.

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас