+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 февраль 2025, 16:19

Петарданы кем шартлаткан?

Полиция Уфада петарда шартлаткан яшүсмерләрне тапкан.

Петарданы кем шартлаткан?Петарданы кем шартлаткан?
Петарданы кем шартлаткан?

Полиция кичә Уфада булган инцидентның хәл-шартларын тикшерә, дип хәбәр итә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: балалар Кузнецов Затоны районындагы чокырда кулдан ясалган гранатаны шартлаткан. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, шартлау шулкадәр көчле булган ки, төрле реакция тудырган. Кемдер моны көчле петарда дип фаразлаган, икенчеләре кулдан ясалган шартлаткыч, дип белдергән.

Әлеге хәл полиция тарафыннан Интернет мониторингы вакытында ачыкланган. Алар видеоязманың публикациясен тапкан.

Урынга кичекмәстән оператив төркем килгән. Полиция хезмәткәрләре инцидентта катнашучыларны тапкан. Алар 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге балигъ булмаган дүрт бала булып чыккан.

Мәктәп укучылары ата-аналары белән бергә аңлатмалар бирү өчен полиция бүлегенә чакырылган. Алар Амантай урамында петарда тапканнарын һәм аны тикшерергә карар кылганнарын сөйләгән.

Факт буенча тикшерү башланды.

- Балаларга пиротехниканы өлкәннәр катнашлыгыннан һәм контроленнән башка кулланырга рөхсәт итмәгез. Балаларны табылган пиротехниканы һич кенә дә кулланырга ярамый дип кисәтегез, - диделәр ведомствода.

Фото: bashinform.news

Автор:Денис Таваев
Читайте нас