+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль 2025, 08:10

“Кадрлар потенциалы да, яшь буын өчен үрнәк тә”

Башкортстанда студент отрядларын үстерү буенча оператив штаб төзеләчәк.

“Кадрлар потенциалы да, яшь буын өчен үрнәк тә”
“Кадрлар потенциалы да, яшь буын өчен үрнәк тә”

Февральдә республикада “Башкортстан геройлары” программасы старт алачак. Бу хакта Хөкүмәтнең кичә үткән оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ул шәһәр һәм район хакимиятләреннән тиз арада әзерлек эшләрен тәмамлауны сорады.

Радий Хәбиров “Елның яшь галиме” премиясен гамәлгә кую турындагы указны имзалады: ул табигый, техник һәм гуманитар фәннәр өлкәсендәге инновацияләр һәм эшләнмәләр өчен биреләчәк. “Һәрберсе 150 мең сумлык 7 еллык премия булдырабыз. Бу – безнең республикада фән үсешенә чираттагы өлешебез”, – диде төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров республика буенча Эчке эшләр министрлыгының үзе катнашкан коллегиясеннән соң дүрт төп нәтиҗәгә игътибарны юнәлтте. “Беренчесе – соңгы елларда җинаятьләр саны кими бара. Бу бик мөһим! Икенчесе – соңгы елларда җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны кими. Бу – халыкның уңайлы яшәеше күрсәткече. Өченчесе – соңгы елларда шәхескә каршы җинаятьләр саны – кеше үтерү, талау, көчләү – кими. Дүртенчесе – мәгълүмат-коммуникация челтәрендә кылынган җинаятьләр саны – телефон мошенниклыклары һәм башкалар берничә тапкыр арткан”, – дип белдерде Радий Хәбиров. Шул ук вакытта, төбәк җитәкчесе билгеләп үтүенчә, коллегия уздырылган көнне мошенниклар республика халкын 31 миллион сумга алдаган, шуның белән яңа антирекорд куйган.

Башкортстан соңгы елларда социаль өлкәдә хезмәт күрсәтү буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар өчлегенә керә. Республиканың социаль хезмәт күрсәтү системасында 5 дәүләт учреждениесе һәм аларның филиаллары, дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында төзелгән дәүләтнеке булмаган 5 пансионат эшли. Алар ярдәмендә 61 эш урыны булдырылды, дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

– Дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында хосусый пансионатлар төзү дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмалар арасында көндәшлек үсешенә этәргеч бирә, нәтиҗәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты яхшыруга, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү системасында чиратларның кыскаруына һәм гамәлдәге дәүләт учреждениеләрендә халык саны кимүгә китерә, – дип ассызыклады Юрий Мельников.

Барлык проектлар да файдаланылмый торган, “Роспотребнадзор” таләпләренә туры килүче, шулай ук транспорт, персонал җәлеп итү мөмкинлеге булган һәм челтәрләргә тоташуга өстәмә чыгымнар таләп итми торган социаль өлкә биналары базасында гамәлгә ашырыла. Концессион килешүләр объектларның республика милегендә булуын һәм социаль хезмәт күрсәтү системасына кертелүен күздә тота. Шәхси инвесторларга бу биналар бушлай файдалануга бирелә. Алар үз исәбенә аларны реконструкцияли һәм җиһазлый, һәм дәүләт йөкләмәсе буенча да, коммерция нигезендә дә социаль хезмәтләр күрсәтә.

– Чыннан да, бик мөһим юнәлеш. Бу юнәлештә республика озак еллар дәвамында коммерциягә карамаган социаль секторның алга киткән булуын күрсәтә, – диде Радий Хәбиров. – Эшегезне дәвам итегез, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Башкортстанда студент отрядларын үстерү буенча оператив штаб төзеләчәк. “Барлык ведомстволардан бүген ачылган вакансияләр буенча тәкъдимнәр җыелды. Штаб төзергә кирәк. Студентлар өчен бу эш кенә түгел, ә билгеле бер ял да. Студент елларында без дә эшләдек. Җәй көне эшләп тапкан акча бөтен уку елына җитә иде. Бу хакта иң яхшы хатирәләр саклана”, – дип уртаклашты Радий Хәбиров.

Республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров билгеләп үтүенчә, штабның төп бурычлары вакансияләрне туплау һәм яңарту булачак. “2025 елга башкарма властьның төбәк органнары тарафыннан студент отрядлары вәкилләре өчен эш урыннары буенча 23000 сумнан 120000 сумга кадәр хезмәт хакы белән 5213 тәкъдим кертелде. Студент отрядлары – безнең республика өчен зур кадрлар потенциалы, шулай ук яшьрәк буын өчен яхшы һәм дөрес үрнәк”, – дип ассызыклады Вито Сабиров.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас