+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 февраль 2025, 18:05

Ургазада социаль-мәдәни үзәге ачылды

Бүген Баймак районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ургаза авылының социаль-мәдәни үзәген ачу тантанасында катнашты.

Ургазада социаль-мәдәни үзәге ачылды
Ургазада социаль-мәдәни үзәге ачылды


Исегезгә төшерәбез, элек социаль объект урнашкан бина авария хәлендә дип табылган иде. 2020 елда Баймак районына эш сәфәре вакытында төбәк җитәкчесе Ургаза авылы халкы белән аралашты. Алар яңа үзәк булдыру мәсьәләсен күтәрделәр, аны 2022 елда төзи башладылар.
2024 елның декабрендә төзүчеләр төп монтаж эшләрен һәм эчке бизәлешне төгәлләде, шуннан соң бинада кирәкле җиһазлар урнаштырылды.

Төбәк җитәкчесе авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Беләм, сез яңа объект ачылуын озак көттегез, безне төзелешне тизрәк тәмамларга этәрдегез. Минем карашка, зур, яхшы, бик кирәкле социаль-мәдәни үзәк килеп чыкты. Биредә өлкәннәр һәм яшьләр өчен урын һәм вакыт булачак, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Мин балаларыбызның биредә өстәмә дәресләргә йөрүен, мәктәптән тыш белем алуын бик теләр идем. Ә өлкән буынга ял итү, концертлар карау мөмкинлеге бар. Без мәдәният министры Әминә Ивниевна Шәфыйкова белән театрларыбыздан бирегә спектакльләр һәм концертлар алып килүләрен сорарга килештек. Монда тормыш кайнап торырга тиеш.
Башкортстан Башлыгы шулай ук торак пунктның социаль инфраструктурасын киләчәктә дә үстерергә кирәклеген билгеләп үтте.

– Без сезнең өчен бик мөһим объектларны - социаль-мәдәни үзәкне, участок хастаханәсен сафка бастырдык дип уйлыйм. Авылны үстерү буенча без башкарырга тиешле тагын берничә бурыч бар, шул исәптән су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү, – диде Радий Хәбиров.

Учреждениене ачу тантанасыннан соң төбәк җитәкчесе яңа социаль-мәдәни үзәкнең мөмкинлекләре белән танышты.
Бинаның гомум мәйданы - 3,2 мең квадрат метр, анда 300 урынлык тамаша залы, авыл музее, китапханә, балалар уен бүлмәсе, остаханәләр һәм күргәзмә зонасы урнаштырылган. Монда ук тренажер залы һәм балалар сәнгать мәктәбе эшләячәк.
Ургаза авылы халкы республика җитәкчелегенә яңа үзәк төзелешенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ә методистлар һәм иҗат коллективлары вәкилләре авылда алып барылган мәдәни-мәгърифәт эшләре турында җентекләп сөйләделәр.
Үзәктә шулай ук «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалын урнашкан. Радий Хәбиров биредә кече ватанына кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән аралашты. Башкортстан Башлыгы сугышчылар белән СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында фикер алышты, республика аларга кирәкле ярдәмне күрсәтүен дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк җитәкчесе яңа социаль объектның әһәмиятен югары бәяләде.
– Ургаза - зур авыл, анда 3 меңгә якын кеше яши. Шуңа күрә без биредә социаль-мәдәни үзәк төзедек. Анда балалар музыка һәм сәнгать мәктәбе, спорт зонасы бар. Мондый заманча күпфункцияле объектларны халыкка бер урында төрле учреждениеләргә йөрү уңайлы булсын өчен төзергә кирәк. Штатта методистлар да, мәдәният хезмәткәрләре дә булуы мөһим, – дип йомгаклады Радий Хәбиров.



Фото: glavarb.ru


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас