+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 февраль 2025, 07:00

Кайсы районда сабыйлар күбрәк туа?

Башкортстанда балалар бик аз туган төбәкләр дә бар.

Кайсы районда сабыйлар күбрәк туа?Кайсы районда сабыйлар күбрәк туа?
Кайсы районда сабыйлар күбрәк туа?
Башкортстанда 30 436 сабый дөньяга килгән. Узган елның гыйнварыннан ноябренә кадәр булган мәгълүматларны “Башстат” бастырып чыгарды.

Белдерүләренчә, туучылар коэффициенты 1 000 кешегә 8,2 очрак тәшкил иткән. Бу, 2023 елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 6,8 процентка кимрәк.

Туучылар саны буенча Бөрҗән районы лидер булып тора — 1 000 кешегә 14,1. Шулай ук Баймак (11,2), Иглин (11,2), Әбҗәлил (11,1) һәм Уфа (10,8) районнарында да күп сабыйлар дөньяга килгән.

Ә менә Федоровка (5,5), Борай (6), Бәләбәй (6,3), Ярмәкәй (6,1), Куергазы (6,1) һәм Салават (6,1) районнарында балаларның сирәгрәк тууы билгеле булды.

 
Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас