Фестивальне оештыручылар балалар өчен Башкортстан мөмкинлекләрен тәкъдир итүгә һәм яшьләрнең, шул исәптән республикадан чыккан студентларның, потенциалын тормышка ашыруга юнәлтелгән бай эчтәлекле программа әзерләгән иде.
Төбәк җитәкчесе, аерым алганда, алдынгы сәнәгать предприятиеләренең интерактив күргәзмәсен һәм вакансияләр ярминкәсен карады. «Башнефть» компаниясе вәкилләре көн дәвамында студентларга нефть сәнәгате хезмәткәрләрен укыту һәм үстерүнең заманча форматларын күрсәтүе турында сөйләде.
Радий Хәбиров фестивальнең төп сәхнәсендә яшьләрнең зур потенциалын билгеләп үтте, балаларга укуларында һәм киләчәктә хезмәт эшчәнлекләрендә уңышлар теләде, шулай ук яшь буынның актив вәкилләренә «Башкортстан волонтеры» мактау билгеләрен һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Безнең идарә командасы исеменнән сезне узган Русия студентлары көне белән котлыйм! Без сезне яңа Көрәш сараена җыеп, республикабызның ничек яшәве һәм үсеше турында сөйләргә һәм, иң мөһиме, сезне һәрвакыт көтүебезне күрсәтергә булдык. Шуңа күрә бүгенге фестиваль "Өйдә» дип атала, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы шулай ук, Көрәш сараеның күнекмәләр мәйданчыкларын – спорт залларын һәм бассейнны карады. Төбәк җитәкчесе яңа объектның кирәклеген һәм төрле дисциплиналар буенча шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар булуын билгеләп үтте.
- Кешеләр монда килә, киңкүләмлек бар. Биредә тренерлар составы да яхшы. Без көчле спорт педагогларын чакыра башладык, шул исәптән Русиянең башка төбәкләреннән дә. Тиздән бу диварлардан илнең һәм дөньяның яңа чемпионнары чыгар дип уйлыйм, – диде журналистлар белән әңгәмәдә Радий Хәбиров.
Фото: glavarb.ru