+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 февраль 2025, 13:11

Янгында ике кешене югалттык

Аллаһ сакласын!

Янгында ике кешене югалттыкЯнгында ике кешене югалттык
Янгында ике кешене югалттык
Фаҗига төн уртасында Сибай шәһәрендә булган. Шәхси йорт хәрабәләрендә коткаручылар ике кешенең калдыкларын тапкан. Һәлак булучылар урындагы өлкән яшьтәге кешеләр булып чыкты, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

"Без килеп җиткәндә йорт ачык ялкын булып яна иде инде", - диде һәлакәт урынына килгән янгын расчеты командиры. Яну мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән.

Һәлак булучылар 76 яшьлек карт һәм аның 74 яшьлек карчыгы булган. Янгын сүндерүчеләр ялкынны оператив сүндерә алган, әмма пенсионерларны коткару мөмкин булмаган.

Янгынның сәбәбен ачыклар өчен урында тикшерү төркеме эшли.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас