+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
7 февраль 2025, 04:00

Радий Хәбиров рәсми эш сәфәре белән Белоруссиядә

6 февральдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкләгән Башкортстан делегациясе рәсми эш сәфәре белән Белоруссиягә килде.

Радий Хәбиров рәсми эш сәфәре белән БелоруссиядәРадий Хәбиров рәсми эш сәфәре белән Белоруссиядә
Радий Хәбиров рәсми эш сәфәре белән Белоруссиядә

Эш сәфәренең максаты - Башкортстан һәм Беларусь власть органнары белән бизнес арасында икътисадның төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү, сәнәгать кооперациясен киңәйтү, мәдәни-гуманитар һәм туристлык алмашуны киңәйтү.

- Белоруссия - безнең төп тышкы икътисади партнерыбыз. Безнең бу республика белән иң яхшы мөнәсәбәтләр урнашты - аның Президенты Александр Григорьевич Лукашенко, идарәче командасы, кешеләре белән. Күп нәрсәләрне бергә эшлибез. Болар - үзара товар әйләнеше, безгә сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитди компетенцияләр бирә торган тирән кооперация элемтәләре, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров журналистлар белән әңгәмәсендә. - Тышкы икътисади эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге шул исәптән контактларның даимилеге белән билгеләнә. Шуңа күрә без Беларуська чираттагы тапкыр килдек.

Безнең эш сәфәре программасы бай. Ил җитәкчелеге белән очрашырга, хезмәттәшлек итәргә ниятләгән берничә яңа производствоны карарга планлаштырабыз. Һичшиксез, гуманитар проектлар турында да фикер алышачакбыз. Мәсәлән, киләсе җәйдә монда безнең мәктәп укучыларын җибәрә башларга телибез. Болар барысы да - системалы эш, аны планлы рәвештә башкарырга кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас