Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге атом-төш магнит резонансы спектрометрын алды. Аны эшләтеп җибәрүдә республика Башлыгы да катнашты.
ЯМП спектроскопиясе - матдәләрне молекуляр дәрәҗәдә тикшерүнең иң куәтле һәм мәгълүмати ысулы. Аны химиядә, физикада һәм молекуляр биологиядә киң кулланалар. Яңа заманча җиһазлар галимнәребезгә федераль дәүләт биремнәрен һәм институтларның Республика фәнни-тикшеренү программаларын сыйфатлырак үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук ул илнең технологик суверенитетын ныгыту максатыннан үз эшләнмәләрен алып баручы Башкортстанның сәнәгать предприятиеләрендә дә кирәк булачак.
Фото: Олег Яровиков.