Бу хакта «Газпром газораспределение Уфа» компаниясе генеральный директоры Альберт Локманов Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, республика Төзелеш министрлыгы заявкалар кабул иткән һәм план-график төзегән.
Бүгенге көнгә барлыгы 2294 гариза кабул ителгән, 1983 килешү төзелгән, газ 308 йорт биләмәсе чигенә җиткерелгән, һәм 218 йортка ул бирелгән. Бу ел дәвамында газ 1 мең җир кишәрлеге чикләренә кадәр җиткереләчәк, диде Альберт Локманов.
"Без озак еллар бакча ширкәтләренә газ үткәрү мәсьәләсе кискен торганын беләбез. Һәм Юлламасында Русия Президенты, бакча ширкәтләрендәге йортларны да кертеп, социаль догазификация программасын киңәйтүне йөкләде. Бакчачылар өчен бу - бик мөһим карар, һәм безгә бергәләп бу юнәлештә зур эш башкарырга туры киләчәк", - дигән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткән елның мартында «СМАРТ-бакчачы» III Бөтенрусия форумында.
Фото: bashinform.ru