+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 февраль 2025, 05:44

Лизаны күрмәдегезме?

Уфада 15 яшьлек Лиза Максимова югалган. Аны инде ике атна дәвамында эшлиләр.

Лизаны күрмәдегезме?Лизаны күрмәдегезме?
Лизаны күрмәдегезме?
«БашРегионСпас» отряды җитәкчесе Олеся Пышкина «Вся Уфа» телеканалы эфирында сөйләгәнчә, яшүсмер әнисе белән элемтәгә чыккан, ләкин өенә кайтудан баш тарткан.

"Кыз беренче вакытта туганнары белән элемтәдә булган, әнисе белән шалтыратышкан, үзе белән барысы да яхшы, дип хәбәр иткән. Ләкин ул өенә кайтудан баш тарткан. Бүген кыз белән элемтә тулысынча югалган һәм аның кайда булуы турында ышанычлы мәгълүматлар юк", - диде Олеся Пышкина.

Кыз Русиянең теләсә кайсы шәһәрендә булырга мөмкин. Шуңа күрә битараф булмаган кешеләрне игътибарлы булуын һәм, әгәр ул якын-тирәдә пәйда булса, аның турында 112, яки 8-937-3-102-112 номерлары буенча хәбәр итүен сорыйлар.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас