Ике бала да тау битеннән агачлар арасында шуган. Нәтиҗәдә, икесе дә җитди җәрәхәтләр алган.
10 февральдә унбиш яшьлек үсмер Уфаның Блюхер урамындагы урманда тюбингта шуганда зыян күргән. Ул башы белән агачка бәрелгән. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырткан. Аны тиз арада дәвваханәгә озатканнар.
8 февральдә ун яшьлек бала Рихард Зорге урамындагы паркта таудан шуып төшеп имгәнгән, нәтиҗәдә, реанимациягә эләккән, дип хәбәр итә Уфаның Халыкны гражданлык яклавы идарәсенең матбугат хезмәте.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте