+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 февраль 2025, 14:10

Путин икътисадта Русиянең атом потенциалын эшкә җигәргә чакырды

Русия атом сәнәгатенең уникаль потенциалы илнең икътисадын һәм оборона сәләтен модернизацияләүгә тулысынча җәлеп ителергә тиеш.

Путин икътисадта Русиянең атом потенциалын эшкә җигәргә чакырдыПутин икътисадта Русиянең атом потенциалын эшкә җигәргә чакырды
Путин икътисадта Русиянең атом потенциалын эшкә җигәргә чакырды


Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Русия фәне көне һәм илебезнең атом тармагының 80 еллыгы уңаеннан сәламләү юлламасында белдерде.
"Фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләрне үстерергә, яңа корылмаларны эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәк — кече куәттәге модульле реакторлар һәм тиз нейтроннарда реакторлар, алар киләчәктә атом энергетикасының нигезе булачак", - диелә сәламләүдә.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, өстенлекле бурычлар перспектив космик һәм Арктика программаларында катнашу.

Фото: rbc.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас