+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 февраль 2025, 08:45

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча утырыш узды

11 февральдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды. Көн тәртибендә - торак пунктлар территориясендә, шулай ук федераль, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге трассаларда аварияләрне киметү мәсьәләләре.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча утырыш узды
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча утырыш узды

2024 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда автомобиль юлларында аварияләр саны кимүгә тотрыклы тренд саклана. Республиканың Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр иткәнчә, узган ел барлыгы 2 956 юл-транспорт һәлакәте булган (2023 ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимрәк). Аларда 3 597 кеше зыян күргән, бу 2023 ел күрсәткеченнән 17,6 процентка кимрәк.

Икенче ел рәттән республика юлларында һәлак булучылар саны 400 кешедән артмый. Исегезгә төшерәбез, мондый йөкләмәне Радий Хәбиров төбәкнең Транспорт министрлыгына 2020 елда ук биргән иде. 2018 ел белән чагыштырганда, үлем очраклары өчтән бер өлешкә кимегән – 549дан 397 кешегә кадәр.

Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре - транспорт чаралары бәрелешү һәм җәяүлеләрне бәрдерү, ә аварияләрнең 85 процентында транспорт чараларын йөртүчеләр гаепле. Шул ук вакытта 354 юл-транспорт һәлакәтен исерек хәлдә булган машина йөртүчеләр башкарган.

Утырышта катнашучылар шулай ук аварияләрне тагын да киметү чаралары турында фикер алышты. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова, «Урал буе» автомобиль юллары идарәсе башлыгы Денис Абрамов, шулай ук Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев төбәкнең транспорт инфраструктурасын модернизацияләү һәм хокук бозуларны ачыклау турында сөйләделәр.

Күрелә торган чаралар арасында – юл билгеләре һәм светофорлар урнаштыру һәм алыштыру, яктырту системаларын һәм җәяүлеләр юлларын төзекләндерү, юл өслегендәге кимчелекләрне бетерү һәм билгеләр салу. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда аварияләрне киметү буенча индивидуаль планнар эшләнә.

Утырыш йомгаклары буенча Башкортстан Башлыгы юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычы факторларын бетерү буенча чаралар эшләүне һәм гамәлгә ашыруны, шул исәптән билгеләр куюны һәм билгеләр салуны, урамнарны яктыртуны монтажлауны, шулай ук юлларны ремонтлауны дәвам итәргә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас