+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль 2025, 16:45

Башкортстан - Бөтенрусия премиясенә гаризалар саны буенча лидер

Башкортстан «Служение» II Бөтенрусия премиясенең иң актив 10 катнашучы төбәге булды. Республикадан 890 гариза килде - бу Идел буе федераль округында икенче нәтиҗә һәм ил буенча 6нчы нәтиҗә, дип сөйләде ТАСС матбугат конференциясендә Бөтенрусия урындагы үзидарә үсеше ассоциациясе рәистәше Ирина Гусева.

Башкортстан - Бөтенрусия премиясенә гаризалар саны буенча лидер
Башкортстан - Бөтенрусия премиясенә гаризалар саны буенча лидер

«Территорияне үстерү - халыкның иминлеге» номинациясе аеруча ихтыяҗлы булды, анда төзекләндерү, инфраструктур үсеш һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча проектлар һәм карарлар тәкъдим ителде.

Топ-100 проект эксперт советының тавыш бирүләре белән билгеләнәчәк, шуннан соң иң яхшылар өчен халык тавыш бирүе узачак. Нәтиҗәләр апрельдә булачак.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылган "Служение" премиясен шәһәр һәм районнар үсешенә аерым өлеш керткән муниципаль җитәкчеләргә бирәләр.

2024 елда “Кеше язмышы - Ватан горурлыгы” номинациясендә Башкортстанның Салават районы Миәшәгәр авыл советы башлыгы Илнара Сафина лауреат булды. Бүләкне күпбалалы әни дәүләт башлыгы кулыннан алды.

Фото: bashinform.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас