+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 февраль , 05:28

Исерек булсаң, машинаңны тартып алалар!

Кайбер водительләргә җәяү йөрү файдага булыр, бәлки...

Исерек булсаң, машинаңны тартып алалар!
Исерек булсаң, машинаңны тартып алалар!



Иске Балтач авылында инспекторлар “Lada Granta” машинасын туктаткан. Руль артында баланы балалар бакчасына алып баручы хатын-кыз булган, ләкин салонда сабый өчен иминлек кәнәфие урнаштырылмаган. Хокук бозучыга карата элегрәк тә берничә административ протокол төзелгән булган.

Биредә яшәүче икенче бер хатын-кыз “Рено-Дастер” маркалы автомобиль белән идарә иткәндә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Медицина тикшеренүе күрсәткәнчә, машина йөртүче исерек булган. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Суд аны транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 1 ел 8 айга мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән, машина дәүләт кеременә конфискацияләнгән.
 
Уфада ДАИ хезмәткәрләре прицепка ванна тагып, анда кеше утырткан машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстанның Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте. Ул язуынча, социаль челтәрләр мониторингы барышында “ВАЗ-2114” шоферының прицепта кеше йөрткән видеосы табылган.
“Пассажирларны шул рәвешле йөртү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булып тора, – дип билгеләде Баш дәүләт автоинспекторы. – Тикшерү барышында машина йөртүченең һәм пассажирның шәхесләре ачыкланды. Юл йөрү кагыйдәләрен моңа кадәр дә күп тапкыр бозган 22 яшьлек машина йөртүче элегрәк тә кара пыялалы транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган.
 
Исегезгә төшерәбез: республика автоинспекциясе ял көннәрендә көчәйтелгән рейдлар үткәрә. Уфа автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, узган атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә административ хокук бозуларны булдырмауга юнәлтелгән чаралар вакытында 229 транспорт чарасы тикшерелгән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50дән артык очрагы теркәлгән. Исерек килеш 10 шофер тоткарланган. Боларның да артык машиналары булган, күрәсең...
 
Юлга чыгасыз икән, хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм, әлбәттә, мотлак айнык булыгыз, хөрмәтле водительләр! Онытмагыз, юлдагыларны өйдә көтәләр!


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: