Әти-әнинең балаларына карата булган вазыйфалары аны сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбияләү, тамагын туйдыру белән генә чикләнми. Бала тугач, дини гадәтләр буенча матур һәм мәгънәле исем кушу да элек-электән ата-ананың төп бурычларының берсе булган. Сабыйга исем кушу — гаиләдәге бик мөһим вакыйга. Гадәттә, исем кушу балага кырык көн тулганчы башкарыла.
Өйдәге тормышны баштанаяк үзгәрткән, илаһи ямь өстәгән нарасыйга нинди исем сайларга? Бу сорау һәрбер әти-әнине борчый, баланың картәтисе белән картәнисен, апа-абыйсын да уйландыра. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.
Халыкта балага исем сайлауга бәйле төрле ырым-ышанулар да бар. Мәсәлән, бала туганчы исем сайласаң, сабый исән тумаска да мөмкин, диләр. Кайбер очракта исемне башка берәр кешене күздә тотып сайлыйлар. Әйтик, ир балага исем биргәндә әти-әни көчле ихтыярлы, акыллы, белемле кешене күз алдында тота икән, димәк, шул исемле кешедәге уңай сыйфатларны үз баласында күрергә тели. Кыз балага, гадәттә, уңган, чибәр, сөйкемле хуҗабикәнең исемен теләп кушалар. Барлык балаларның исемнәре бер үк хәрефтән башланган гаиләләр дә бар. Ә кайбер әти-әни икесенең исемен бүлеп, кушып, баласына исем уйлап таба. Кемнең фантазиясе нәрсәгә җитә инде.
Моннан өч дистә ел элек улыбызга исем сайлаган мизгелләр искә төшә. Ул елларда әле телефоннар юк, бала тудыру йортындагы әниләр якыннары белән хатлар аша гына сөйләшә иде. Сумкадагы күчтәнәчләр арасыннан иң беренче чиратта “записка”ны эзләп табасың. Көннәрнең берсендә гадәттәгечә хат аласы урынга өр-яңа дәфтәр күреп, аптырап куйдым. Эчен ачсам, малайлар исемнәре язылган зур исемлек. “Татар исемнәре” китабыннан мин үземә ошаганнарын сайлап алдым, барысының да мәгънәләре яхшы. Күңелеңә ошаганын үзең сайла”, – дип язган улымның әтисе. Исемлек башында күптән күңелемдә йөрткән матур исем язылган, аңа да нәкъ шул исем барысыннан да ныграк якын тоелгандыр, күрәсең. Беренче итеп язып куйган бит. Шулай итеп, без икебезгә дә ошаган, матур да, мәгънәле дә татар исеме сайладык. Иң мөһиме – улыбызда бервакытта да “миңа нигә бу исемне куштыгыз” дигән сорау тумады, ул аны әле дә зур горурлык белән йөртә.
Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләр югалып бара, күп гаиләләр исем кушуга да җитди карамый. Яшь әни-әти бу тормышка төпле карашы, тәҗрибәсе булган картәти белән картәнинең киңәшләренә дә колак салып бармый. Ә бит өлкәннәр балага кыска, төрлечә үзгәртеп булмый, киләчәктә үзенә авырлык китерми торган исем сайларга куша. Декрет ялындагы яшь әниләр төрек сериаллары карап, сабыйларына еш кына безгә ят булган, колакка сәер ишетелгән исемнәр сайлый. Мәсәлән, Латифа, Исмира, Эсма, Имир, Нәслихан, Осиямо, Ранэль, Руа, Юсиф, Раим исемле балаларны хәзер бакчада да, мәктәптә дә очратырга була.
Кайчагында әти-әнисе сабыена исем сайлаганда аның киләчәге турында бөтенләй уйламый кебек. Югыйсә, безнең төбәк балаларына Хдр, Альвиан, Адива, Ратибор, Нейтан, Наоми, Сальсабиль, Соро, Гамлет исемнәре кушуларын ничек аңларга соң?
Хәтерегездә булса, узган ел ахырында Татарстанда яшәүче бер гаилә сабыйларына яңа ракета хөрмәтенә “Орешник” исеме кушмакчы иде. Бу уңайдан Русия Президенты Владимир Путинга матбугат конференциясендә, фикере белән кызыксынып, журналистлар сорау да бирде.
“Беләсезме, бу – гаилә эше. Алар әле картәти һәм картәниләре белән дә киңәшләшсен. Бу минем белән киңәшләшүгә караганда дөресрәк булачак”, – дип җаваплаган иде ул чакта Владимир Путин.
Кытай халкында “Начар исем начар язмыштан да яманрак”, дигән мәкаль юкка гына яшәп килмидер. Күркәм исем белән эндәшү балага уңай тәэсир итә. Килешмәгән һәм начар мәгънәле исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга еш бирешүенә сәбәпче була икән. Моның хаклыгын бүген фән дә раслый. Сер түгел, мәгънәсез, җиңел-җилпе исем йөрткән баланы иптәшләре арасында да, мәктәптә дә еш кимсетәләр, кушамат тагалар. Андый исемне кыскартып, бозып бетерәләр, тора-бара бала үзе дә бу хәлгә күнегә башлый. Галимнәрнең, баланың психикасы бозыла, холкы үзгәрә, дип раслаулары да шуңа бәйледер, мөгаен.
Күптән түгел Дәүләт думасы депутатлары балигъ булмаган балаларга буллингтан котылу өчен исемнәрен үзгәртергә рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Мондый башлангыч белән “Новые люди” партиясеннән чыктылар. Бу хакта парламентның түбән палатасы вице-спикеры Владислав Даванков хәбәр итә.
Ул белдерүенчә, башлангычны депутатлар хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган. Башлангычның балалар арасында буллинг дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәге ассызыклана.
Аның сүзләренчә, соңгы вакытта ата-аналар еш кына балаларына экзотик исемнәр куша, бу хәл үсмерләр арасында мыскыллауга китерә. Буллинг аркасында экзотик исемле балалар бик нык борчыла яисә мәктәпкә йөрүдән баш тарта, ди ул.
Шунысы сөендерә: соңгы елларда татар гаиләләрендә балага әби-бабайларыбызның матур исемнәрен бирәләр. Бүген Искәндәр, Кәрим, Муса, Әмир, Камил, Тамерлан, Мәрьям, Зәйнәп, Мәликә, Әминә кебек борынгы, онытыла баручы исемнәр кире кайта башлады. Мондый мәгънәле исем йөртүче татар баласы киләчәктә дә үз исеме өчен кыенсыну кичермәс, бары тик горурлык тояр.
Башкортстанда соңгы биш елда дөньяга килгән сабыйларга кушылган иң популяр исемнәрнең күпчелеге дә – нәкъ борынгы исемнәр. ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырган исемлектә дә бу ачык күренә. Әйтик, 2020 елдагы исемлеккә күз салсак, малайларга ешрак Әмир, ә кызларга Арина исеме кушканнар. 2023 елның 1 гыйнварыннан 13 июльгә кадәрге чорда яңа туган малайлар өчен иң популяр исем, шулай ук, Әмир булып чыккан, аны ата-аналар 447 балага сайлаган. Кызлар арасында иң популяр исем – Амелия, ул 364 кызга кушылган. 2023 ел ахырына төбәктә Әминә (354), София (337) һәм Эмилия (322), Арина (320) һәм Ева (315) кебек кызлар исемнәре аеруча популяр булган. Малайларга ешрак Әмир (431), Марк (324), Тимур (316), Мирон һәм Матвей (309ар) дип кушканнар.
Республикада узган елның 1 гыйнварыннан 19 декабренә кадәр дөньяга килгән сабыйлар арасында да шул ук исемнәр популяр булып калган. Кызлар арасында иң еш очрый торган исемнәр: Әминә (437), София (379), Эмилия (370), Ева (367) һәм Арина (351) булган. Малайларда Әмир (558), Тимур (351), Артем (348), Марк (346) һәм Эмир (331) исемнәре алда бара.
Мисал өчен ерак китәсе дә түгел, балалар бакчасындагы оныгым йөргән төркемдә генә дә өч Әминә, ике Тимур бар. “Берсен чакырсам, барысы да йөгереп килә. Шуңа күрә бу балаларга фамилияләре белән эндәшәм”, – ди тәрбияче апалары. Ә бит балага исеме белән эндәшсәң, аның үзенә дә рәхәт булып китә. Мәктәптә дә шул ук хәл, бүген кайбер сыйныфларда өчәр-дүртәр Әмир утыруы да гадәти күренеш. Әлбәттә, моның уңайсызлыгын укытучылар да тоя.
Бу уңайдан үземнең мәктәптә укыган чак искә төшә. Сыйныфташ кыз белән бер исемне генә түгел, бер фамилияне дә йөрттек әле без. Укытучы исем белән эндәшсә дә, фамилияне әйтсә дә, сискәнеп китә идек.
Татар халкында “Исеме җисеменә туры килгән” дигән бик матур әйтем бар. Чыннан да, күп очракта кешенең исеме җисеменә туры килә. Исем язмышка, киләчәккә нык тәэсир итә.
Шуңа да балага исем сайлаганда аның мәгънәсенә, килеп чыгышына игътибар итәргә кирәк. Рәсүл Гамзатовның “Кыз бала исемендә – йолдыз балкышы, яки чәчәк нәфислеге, ир-егет исемендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын!” дигән сүзләре искә төшә. Сабыегызга исем сайлаганда бу мәгънәле сүзләргә дә игътибар итегез, баланың киләчәген уйлагыз!
Автор фотосы.