+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2025, 17:13

Егет тулыканлы тормышка кайтты

Республиканың «Салют» тернәкләндерү үзәге белгечләренең комплекслы эше нәтиҗәсендә 17 яшьлек пациент авыр җәрәхәттән соң тулыканлы тормышка кайтты.

Егет тулыканлы тормышка кайтты
Егет тулыканлы тормышка кайтты

Егет биеклектән егылып төшкәннән соң баш һәм умыртка сөяге җәрәхәтләре алган булган.

Республика балалар клиник дәваханәсе реанимациясендә фаҗигадән соң беренче сәгатьләрдән үк кискен фазалы җәрәхәтләрне дәвалау үткәрелгән, шулай ук тернәкләндерү чаралары башланган. Пациентның хәле тотрыкланганнан соң «Салют» Республика тернәкләндерү үзәгенә күчергәннәр.

Вакытында башланган һәм комплекслы тернәкләндерү нәтиҗәсендә егет актив тормышка кайтты.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас