Вокал сәнгате өлкәсендә иң абруйлы чараларның берсе булган һәм вокал-башкару сәнгате традицияләрен саклау һәм үстерү, үзешчән башкаручылар арасында талантлыларны ачыклау максатларында үткәрелә торган әлеге конкурс вокалчыларны өч яшь төркеменә берләштерде: 7-13 яшьлекләр, 14-22 яшьлекләр һәм 23 яшьтән өлкәнрәкләр.
Анда барлыгы үзешчән 28 җырчы катнашты. Конкурс географиясе елдан-ел киңәя. Быел Чиләбе өлкәсеннән дә конкурсант бар иде.
Моннан тыш, профессиональ башкаручылар конкурсында аерым конкурс категориясендә катнашу рөхсәт ителә. Катнашучылар Тәнзилә Үзәнбаева һәм Юлай Үзәнбаев репертуарыннан ике әсәрне, шулай ук халык вокаль әсәрен ялгыз башкарырга тиеш иде. Әйтергә кирәк, бу көнне сәхнәдә Тәнзилә Үзәнбаева репертуарыннан бик күп җырлар яңгырады.
Конкурсны Мәләвез районы хакимияте, мәдәният бүлеге, Мәдәни-ял итү үзәге оештырды. Катнашучыларның иҗади номерларын Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов рәислегендәге профессиональ жюри бәяләде. Жюри составына, шулай ук, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Тәнзилә Үзәнбаева, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Юлай Үзәнбаев, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Римма Садыйкова һәм Фәнисә Якупова керделәр.
Фото: put-okt.com