+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 февраль 2025, 11:46

Сез - ватанпәрвәрлек үрнәге!

Бүген илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән яугир-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә.

Сез - ватанпәрвәрлек үрнәге!
Сез - ватанпәрвәрлек үрнәге!

Бу дата очраклы гына сайланмаган: 1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колонналары Амударья елгасын кичте һәм Әфганстан территориясеннән тулысынча чыгарылды. Ун ел дәвам иткән һәм 15 мең ватандашыбызның гомерен өзгән хәрби хәрәкәтләр СССР өчен Бөек Ватан сугышы чорыннан соң иң авыр хәрби сынау булды.

2004 елда Русия Президенты Владимир Путин Әфганстан ветераннарына карата тарихи гаделсезлекне бетерү кирәклеге турында белдерде. «Алар чит илдә сугышты, – дип билгеләп үтте Президент, - тик үз халкы бу сугышның сәбәпләре турында да, аның максатлары турында да берни белми диярлек. Моннан тыш, сугыштан кайткан күпләрне кайчак туган илендә аңламау, битарафлык һәм хәтта гаепләү белән каршы алганнар».

Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән русиялеләрне искә алу көнендә без Әфганстандагы сугыш ветераннарын гына түгел, ә төрле илләрдә 30дан артык кораллы конфликтта катнашкан 1,5 миллион ватандашыбызны да искә алабыз. 25 мең ватандашыбыз җир шарының төрле нокталарында: Корея һәм Вьетнамда, Сүрия һәм Мисырда, Мозамбикта һәм Анголада хезмәт бурычын үтәп, үз гомерләрен бирде.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас