+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 февраль 2025, 13:15

Юлда коточкыч авария...

Кызганычка каршы, үлүчеләр бар.

Юлда коточкыч авария...Юлда коточкыч авария...
Юлда коточкыч авария...
Бүген төнге 12 сәгать тирәсендә Уфа - Ырынбур автоюлының 220нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган, аның нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, ә өчесе җитди җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Ниссан Эльгранта» автомобиле руле артында 41 яшьлек водитель булган, ул җиде пассажир алып барган. Машина Уфа ягыннан Ырынбурга таба хәрәкәт иткән. Борылышларның берсендә водитель машина белән идарә итә алмыйча юл кырыена чыгып очкан.

ЮХХДИ хезмәткәрләре вакыйганың барлык сәбәпләрен ачыклый.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас