Иглино авылында 16 яшьлек Диана Хәсәнованы эзлиләр. 15 февральдән аның кайда булуы билгесез, дип хәбәр итте «ЛизаАлерт» волонтерлары.
Аның билгеләре: буе 170 сантиметр, гәүдәсе уртача, чәчләре коңгырт, күзләре яшел төстә.
Югалган көнне ул: ак куртка, ак-зәңгәр шакмаклы күлмәк, зәңгәр төстәге чалбар, ак кроссовкалар кигән булган.
Диананың кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да 112 яки 8 800 700 54 52 телефоннары буенча шалтыратуны сорыйлар.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.