+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 февраль 2025, 18:30

Декреттагы хатынны кәкре каенга терәгәннәр

Сибайдан 36 яшьлек хатын полиция бүлегенә акча урлау һәм аңа займ рәсмиләштерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән...

Декреттагы хатынны кәкре каенга терәгәннәр
Декреттагы хатынны кәкре каенга терәгәннәр

Декрет ялында булганда ул финанс хәлен яхшыртырга карар кылган, һәм Интернетта читтән торып эшләү турында белдерүне күреп, янәсе, «эш бирүче» белән языша башлаган. Телеграммда аңа сылтама җибәргәннәр һәм кәрәзле телефонга кушымта күчереп алырга тәкъдим иткәннәр.

Хатын-кыз барлык күрсәтмәләрне үтәгән, шәхси мәгълүматларны керткән, шуннан соң үзенең банк картасыннан 13000 сум урлануын һәм төрле оешмаларда 38500 сумлык 4 микрозайм рәсмиләштерелүен ачыклаган.

Мошенниклар аңа салган сылтама читтән торып керү кушымтасы булып чыккан, шуның нәтиҗәсендә хатын-кызга 51500 сумлык матди зыян китерелгән.

Банк счетыннан акча урлау һәм микрозаймнар рәсмиләштерү фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Фото: башинформ.рф

Автор: Денис Таваев
Читайте нас