+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 февраль 2025, 12:32

Юлда янә коточкыч авария...

Кызганычка каршы, ике кеше үлгән.

Юлда янә коточкыч авария...Юлда янә коточкыч авария...
Юлда янә коточкыч авария...
"Р-240" Уфа - Ырынбур трассасының 217нче чакрымында "Опель-Астра" автомобиле һәм Уфа - Күмертау маршруты буенча барган "Ютонг" автобусы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган.

Автобуста 10 пассажир, шул исәптән 1 бала, булган. Барлык пассажирлар да табиблар тарафыннан каралган, зыян күрүчеләр юк.

Җиңел машинадагы 2 кеше һәлак булган. «Башинформ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, һәлак булган ир-егет белән хатын-кыз яңа гына өйләнешкәннәр һәм туй сәяхәтенә Төркиягә очар өчен аэропортка барган булганнар.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас