17 февральдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәтнең чираттагы оператив киңәшмәсен үткәрде. Анда Үзбәкстан республикасы белән хезмәттәшлек, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, ана һәм балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм башка мәсьәләләр каралды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев чыгышында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекнең актив үсүен билгеләде. Әлеге ил республика белән товар әйләнеше күләме буенча 7нче урынны били. Соңгы елда гына экспорт 14 процентка арткан.
– Кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирәсем килә. Әйтик, былтыр шикәр һәм бодай озату ике тапкыр арткан. Шулай ук умартачылык, авыл хуҗалыгын үстерү буенча зур проектлар өстендә эшлибез. Әлеге вакытта “Башкортстан-Үзбәкстан технопаркы” булдыру буенча эшләр җәелдерелгән. Шул ук вакытта, Үзбәкстан белән башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлек алып барабыз. Мәсәлән, бүген республикада әлеге илдән килгән 1161 кеше белем ала, ә туризм программасы буенча узган ел 150 кеше бу илгә сәяхәт кылган, – диде Александр Шельдяев һәм республикада Үзбәкстан илчесе белән берлектә байтак чаралар оештырылуын билгеләде.
– Социаль эшкуарлык буенча без илдә икенче урынны билибез. Әлеге нәтиҗәләргә ирешү өчен дәүләт ярдәме зур этәргеч булды, – диде эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Мәүлетбирдина.
Бүген республикада 593,3 кеше эшкуарлык һәм үзмәшгульлек белән шөгыльләнә. Узган ел алар 1 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәме алган. Шулай ук алар өчен булдырылган субсидияләр дә бу өлкәне үстерүгә зур этәргеч бирә.
– Эшкуарлык – заман белән бергә атлаучы иң актив тармакларның берсе. Бүген инде ул үзен OZON челтәрләрендә дә сыный. Республикада җитештерелгән товарның шул рәвешле дөнья базарына чыгуы аеруча куанычлы. Бүген анда бездән 24 мең сатучы теркәлгән, – диде ул.
Агымдагы елда да компанияләр өчен лизингны үстерү, инвесторлар эзләү, креатив бизнеска төрлечә ярдәм күрсәтү буенча колачлы эшләр башкарылачак. Радий Хәбиров әлеге тармакның һәр юнәлеше буенча үсеш күзәтелүен телгә алды һәм шушы ук темпта эшне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады.
Республикада 889419 бала исәпләнә. Билгеле, аларның сәламәтлеген кайгыртып, күптөрле чаралар күрелә. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин билгеләвенчә, узган ел 26 мең бала шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан. “Ана һәм бала сәламәтлеген кайгырту турында сүз йөрткәндә, тәү чиратта, хатын-кызның сәламәтлегенә игътибар бирү кирәк. Бу җәһәттән репродуктив система авыруларын ачыклау, ЭКО ясау һәм башка шундый проблемаларны хәл итү буенча республикада медицинаның елдан-ел алга китүен билгелисем килә. Шул ук вакытта, яман шеш авыруыннан интегүче балаларның сәламәтлеген ныгыту буенча да күрсәткечләр яхшыра”, – диде ул чыгышында.
Мәктәпләрдәге кайбер дәресләргә караш һәм аларны балаларга җиткерү үзенчәлеге бераз үзгәрәчәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин сөйләде.
– “Хәвефсезлек нигезләре һәм Ватанны саклау” һәм “Хезмәт” дәресләре яңача укытылачак. 2025 елда бу җәһәттән 700 мәктәпне җиһазландыру күздә тотыла. Моның өчен 203,5 миллион сум бүленгән. Максат – һәр балага Туган илне яратырга, аны сакларга һәм аның үсеше өчен хезмәт салырга кирәклекне аңлату. Әлеге дәрестә балалар хәрбиләрнең батырлыклары турында, автоматны сүтеп-җыярга, табигатьтә яшәргә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәк. Шулай ук малайлар – эш коралларын, ә кызлар аш-су, кул эшләренә өйрәнәчәк. Бу җәһәттән укытучыларның да белемнәрен камилләштерү кирәк булачак, – диде ул.
Радий Хәбиров әлеге дәресләрне укыткан укытучылар белән очрашырга теләвен белдерде. Шулай ук география укытучыларының да эшчәнлегенә аерым игътибар юнәлтте. Нәкъ шушы белгечләр балаларыбызда туган якка мәхәббәт, аны өйрәнүгә кызыксыну тудыруын билгеләде ул.
Шулай ук республика Башлыгы киләсе ялларда Ватанны саклаучылар көне билгеләнәчәген искә төшерде. Бу җәһәттән һәр муниципалитетта тантаналы чаралар үтәчәген әйтте. Анда СВОда, Чечня, Әфганстандагы канлы бәрелешләрдә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга гына түгел, аларның гаиләләренә дә тиешле игътибар бирү кирәклеген ассызыклады ул.
Гөлия Гәрәева.