Соңгы алты елда Башкортстанда гомумдәүләт проектларының «беренче дулкынын» гамәлгә ашыру чорында төзелештә зур алгарыш ясалды. Бу хакта "Тормыш өчен инфраструктура: төзелеш тармагын үстерүнең яңа горизонтлары" пленар утырышында чыгыш ясаганда Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Рөстәм Газизов белдерде.
"Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча республика алдына куелган барлык бурычлар үтәлде, дип билгеләп үтте вице-премьер һәм Башкортстанның тузган, авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасын Русиядә беренчеләрдән булып төгәлләвен һәм яңа программаны гамәлгә ашыра башлавын искәртте.
"Монда идарә командасының, федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятнең өлеше зур. Шактый уртак эш башкарылды, шуның нәтиҗәсендә без төзелеш өлкәсендә, шул исәптән торак төзелешендә дә, югары күрсәткечләргә ирештек", - диде ул.
Өченче ел рәттән республика торак төзелешендә рекордлы күрсәткечләргә ирешә, диде Рөстәм Газизов. Әйтик, узган елда гына да Башкортстан 3,348 млн квадрат метр торакны файдалануга тапшырды. Республика 2023 ел күрсәткечләрен арттыра алды. Русиянең барлык субъектлары арасында Башкортстан торак тапшыру буенча илдә - 7нче, Идел буе федераль округында икенче урында.
"Хәзер без 2030 елга 4 млн квадрат метрга омтылабыз. Әмма монда йорт салучыларның үзләрен ышанычлы хис итүе бик мөһим. Шуңа күрә бездә һәр катнашучы максималь нәтиҗәле эшләсен өчен берлектәге команда эше нәтиҗәле булырга тиеш", — дип өстәде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры.
Инфраструктура проектлары өлкәсендә соңгы елларда республика төзелеш комплексын үстерү өчен яхшы нигез булдыра алды, дип билгеләп үттеләр утырышта. Гомумдәүләт проектлары чараларын синхронлаштыру, «Стимул» федераль программасын гамәлгә ашыруда актив катнашу, Башкортстанда коммуналь һәм транспорт инфраструктурасының 27 объектын төзү нәтиҗәсендә күп нәрсәгә ирешелде.
«Һәрберсе ничек кенә булмасын, төзелеш һәм реконструкция белән бәйле булган гомумдәүләт проектларының беренче чорын республика уңышлы узды“, — дип ассызыклады "УралСтройИндустрия" форумының пленар утырышында Башкортстанның Төзелеш министрлыгы башлыгы Артем Ковшов.
Яңа, "Тормыш өчен инфраструктура» дип аталучы гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 21 млн квадрат метрдан артык торак төзеләчәк, нәтиҗәдә республиканың 850 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшыртачак. Торак белән уртача тәэмин ителеш күрсәткече бер кешегә 35 квадрат метрга кадәр артырга тиеш.
Утырышта ассызыкланганча, гомумдәүләт проектында беренче тапкыр хакимиятнең өч дәрәҗәсе дә катнаша. Бу территорияләрне комплекслы үстерү өчен ресурсларны тупларга мөмкинлек бирәчәк. Монда законнарны киләчәктә дә камилләштерү, административ, санлы, төзелеш һәм торак-коммуналь тармакларны һөнәри трансформацияләү бик мөһим.
Санлы трансформация кирәкмәгән административ киртәләрне бетерергә мөмкинлек бирәчәк, рөхсәт документациясен алу процессын тизләтәчәк, бөтен төзелеш тармагын үстерү өчен драйвер булачак. Моннан тыш, тармак законнарын камилләштерү буенча Дәүләт думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты тарафыннан зур эш башкарылды. Өстәвенә, законнардагы үзгәрешләр тармакны санлаштыру буенча бурычларны да исәпкә ала.
"Безгә, гамәлдәге мәгълүмат системаларының һәрберсендә булган барлык эффектларны файдаланып, синергия эффекты буенча кирәкле нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булсын өчен төзелеш тармагының эко-системасын булдырырга кирәк", — дип ассызыклады Русия төзелеш һәм ТКХ министры киңәшчесе, Русия төзелеш тармагының санлы трансформациясе буенча компетенцияләр үзәге җитәкчесе урынбасары Елена Звонарева.
Аның фикеренчә, «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты — күпмедер күләмдә йортлар төзү генә түгел, ә анда инженерлык, транспорт, социаль каркаслар булырга тиешлеген шунда ук исәпкә алу мөһим булган максималь комплекслы алым.
"Әгәр бу өлкәгә бизнес бармаса, төзелешне санлаштыру мөмкин түгел. Мин хәзер подрядчы, проектлаучы, төзелеш белән шөгыльләнүче оешмаларның үзара хезмәттәшлеге турында сөйлим", - дип йомгаклады Елена Звонарева, Дәүләт думасында төбәкләрнең закон чыгару башлангычларына оператив җавап бирә торган ярдәмнең мөһимлеген билгеләп.
Иң мөһим федераль законнарның берсе - территорияләрне комплекслы үстерүне камилләштерүгә юнәлтелгән закон. Мондый фикерне Дәүләт думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов җиткерде.
"Анда иң мөһиме - торак инфраструктура белән параллель рәвештә төзелсен өчен инфраструктура булдыру буенча законнарны гармонияләштерү, шул исәптән спортзаллар, театрлар, мәдәният йортлары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм башкалар. Проектны финанслау, шәхси төзелештә эскроу-счетлар кертү, СВОда катнашучылар өчен гаилә ипотекасын киңәйтү дә мөһим. Без моның өстендә хәзер актив эшлибез", - диде Сергей Колунов "УралСтройИндустрия" форумының пленар утырышында.
Фото: "Башинформ"