+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2025, 18:35

Башкортстан - укырга яратучы төбәк

Башкортстан матбугат чараларына язылу буенча лидерлар исемлегенә керде.

Башкортстан - укырга яратучы төбәк
Башкортстан - укырга яратучы төбәк
Башкортстан матбугат чараларына иң югары язылу дәрәҗәсе булган төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта Президент каршындагы киңәшмәдә Русия санлы үсеш министры Максут Шадаев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, лидерлар рәтенә шулай ук Мәскәү, Краснодар крае һәм Татарстан кергән. Әмма министр билгеләп үткәнчә, язылу буенча китерелә торган гәзит һәм журналларның гомум күләме соңгы биш елда ике тапкыр кимегән: 2019 елда 500 млн данәдән 2024 елда 257 млн данәгә кадәр. Моның сәбәпләренең берсе санлы инфраструктура үсеше һәм интернетның киң кулланылышы, бигрәк тә авыл җирендә.

2020 елдан вакытлы матбугатны китерүгә тарифлар аның социаль әһәмияте аркасында инфляциядән акрынрак үсте. Президент йөкләмәсе нигезендә "Русия почтасы" социаль әһәмиятле басмаларны китерүгә 25 процент ташлама бирә, ул һәр өченче басмага таратыла.

Республиканың Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев ассызыклаганча, Башкортстан гадәттәгечә Русиянең иң укый торган төбәкләренең берсе санала. Ул билгеләп үткәнчә, күбрәк кеше санлы чыганакларга күчсә дә, басма сүзгә ышаныч югары булып кала. Хәзерге вакытта республикада дәүләт басмаларының гомум уртача тиражы 207 мең данәдән артып китә, дип хәбәр итә "Башинформ".

Маким Ульчев шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 
журналистларга ярдәм итүен билгеләп үтте. 2023 елда ул "Дөреслек. Җаваплылык. Батырлык" премиясен гамәлгә куйды, шулай ук Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия күләмен биш тапкырга арттырды. Моннан тыш, төбәктә медиа тармакка ярдәм итүнең башка чаралары да гамәлдә.

Фото: "Башинформ".

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас